Нигъмәтҗанова Мөнәвәрә Зариф кызын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Солтан улы Сәгъдиев котладылар
1935 елның 7 февралендә Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 7 класс белем ала. Сугыш башланганда Мөнәвәрә әбигә 6 яшь була. Әтиләре сугыштан яраланып кайта. Гаиләдә икенче бала буларак, анардан соң тагын 4 бала бар, гаиләне тәэмин итү әниләре һәм абыйсы белән Мөнәвәрә әби өстендә була. Мәктәптә укыганда ук,олылар белән бергә, кырдан башаклар җыярга,урман кисәргә, урак урырга йөри. 1957 елда Балчыклы авылы егете Әнвәр белән гаилә коралар. Бу авылга килгәч тә колхозда төрле эшләрдә: ындыр табагында, фермада бозаулар карый. Ире җәй көнне комбайнда эшләгәнлектән Мөнәвәрә әби 30 ел комбайн ярдәмчесе булып эшли. Гаиләдә 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике уллары вакытсыз вафат була. 4 кызлары үз гаиләләре белән гомер итәләр. 14 онык, 6 оныкчык әбисе. 1985 елда лаеклы ялга чыккан,Ана даны медале белән бүләкләнгән. Лаеклы ялга чыккач та күп еллар колхозга ярдәм итеп торган.
3 ел элек тормыш иптәше вафат була. Бүгенге көндә авылда үзе генә гомер итә.