Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Акберова Анна Александровна "Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе"дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы-Баш ветеринария табибы итеп билгеләнде.

Яңа җитәкчене тәкъдим итү җомга көнне булды, анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптрауп улы һәм район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты.

Бүген атналык киңәшмәдә Наил Альберт улы яңа билгеләнгән җитәкчене авыл җирлекләре башлыкларына, бүлек башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International