8 февраль көнне МББУ "Рудницкая УББМ" базасында Кама Тамагы районының 2025 елгы ВФСК ГТО кышкы фестивале узды.
Чарада 50 дән артык спортчы катнашты. Катнашучылар таянып яткан килеш кулларны бөгү, алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, чаңгыда йөгерү нормативларын тапшырдылар.
Йомгаклар буенча призерлар һәм җиңүчеләр ВФСК ГТО грамоталары һәм сувенирлары белән бүләкләнделәр.