Ир-атлар арасында волейбол ярышлары

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Волейбол безнең районда иң популяр спорт төрләренең берсе.

Узган шимбәдә ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Быел турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды, анда 7 команда катнашты. 

Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Илнур Таһир улы Гыйниятов, Кама Тамагы поселогы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин һәм спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге начальнигы Илназ Хәлим улы Хөснетдинов мөрәҗәгать иттеләр.

Мәйданчыкта сәламәт көндәшлек атмосферасы хөкем сөрә иде-беркем дә бирешергә теләмәде. Һәр уен үзенчә кызыклы, алдан әйтеп булмый торган һәм эмоциональ иде.

Каты көрәшләрдән соң урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын - "Факел"командасы;

2 урын - "Импульс"командасы;

3 урын - "Торпедо"командасы.

Спорт чарасы катнашучыларга һәм җанатарларга хисләр, яхшы кәеф һәм спорт дәрте бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International