Кама Тамагы муниципаль районы Советының хисап утырышы

2025 елның 14 феврале, җомга

Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль район Советының 46 нчы хисап утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Коробченко Олег Владимирович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһиров Айдар Энгель улы катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан чакырылган кунаклар мәдәният йорты фойесында оештырылган крестьян-фермер хуҗалыклары, предприятиеләр, оешмалар, мәктәп укучылары, халык осталары продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Расланган көн тәртибе буенча беренче булып Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы чыгыш ясады һәм 2024 елда Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде.

Аннары "Кама Тамагы гипс руднигы "акционерлык җәмгыятенең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында" Кама Тамагы гипс руднигы " акционерлык җәмгыятенең финанс директоры Булатов Ленар Илфар улы чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районының Яңасал авыл җирлеге территориясендә башкарыла торган эшләр турында Кама Тамагы муниципаль районының Яңасал авыл җирлеге башлыгы Шиһабиев Исфан Хәкимулла улы сөйләде.

Ахырда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Коробченко Олег Владимирович муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, районны алга таба тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенә объектив бәя бирде.

Муниципаль район Советы утырышы эштә югары күрсәткечләр өчен хөкүмәт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International