Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2025 елда контроль-касса техникасын куллану һәм теркәү (яңадан теркәү) тәртибендә үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2025 елның 18 февралендә 10.00 сәгатьтә узачак.
Вебинар барышында катнашучыларга 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә торган контроль-касса техникасын куллануга кагылышлы яңалыклар турында җентекләп сөйләячәкләр. Белгечләр ККТны теркәү сроклары, аны куллануга бәйле бурычлар, шулай ук касса аппаратыннан башка да эшләп була торган хәлләр турында сөйләячәкләр. Шулай ук актуаль сорауларга җавап бирү өчен дә вакыт каралачак.
Вебинар спикеры-Рамил Гатиков, идарәнең оператив контроль бүлеге башлыгы урынбасары.
Вебинар бушлай, алдан теркәлү-түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/2e2103c3-9069-4a6f-9dd3-848b7495c813