Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты карары белән Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музее директоры вазыйфасына лукшина Лилия Ринат кызы билгеләнде.

Атналык киңәшмәдә район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов яңа билгеләнгән директорны авыл җирлекләре башлыкларына, бүлек башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International