"Акчарлак" спорт комплексында 2011 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының "спорт мәктәбе" МБУ беренчелеге узды.
Ярышларда 8 команда катнашты: 3 команда спорт мәктәбе, Рудницкая урта мәктәбе волейболчылары, Олы Кариле урта мәктәбе командалары, шулай ук Кама Тамагы татар урта мәктәбе, Иске Казиле урта мәктәбе һәм Кама Тамагы урта мәктәбе командалары.
Турнир башланыр алдыннан сәламләү сүзе белән спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Хөснетдинов Илназ Хәлим улы чыгыш ясады, спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде!
Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Торпедочки"командасы;
2 урын - "Кама Тамагы УББМ" МБМУ командасы;
3 урын - "Иске Казиле урта мәктәбе"МБМУ командасы.
Шулай ук иң яхшы уенчылар билгеләнде:
Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!
Чара 2025 елда тәмамланган «Демография» милли проектына алмашка килгән «физик культураны һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.