Бүген район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Газинур Әфхәт улы Габидуллин Кама Тамагы бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре белән таныштылар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына алар сугыш елларындагы фидакарьлекләре һәм хезмәтләре өчен лаеклы медальләр алдылар.
Бу медаль илебез Президенты Указы белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булдырылган. Аның белән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр һәм балигъ булмаган концлагерь тоткыннары бүләкләнә.
Ветераннарыбызга чын күңелдән баш иеп исәнлек-саулык телим!