«Яшь гаилә " федераль программасы буенча сертификатлар тапшыру

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Шәп яңалык!

Безнең районда ике гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырта алачак!

Район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы Торак урын алу яки индивидуаль торак төзелеше объектын төзү өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклыклар тапшырды.

Күптән көтелгән сертификатларга ике яшь гаилә — Заһидуллиннар һәм Идрисовлар ия булды.

Сертификат ияләре ипотека кредитларын өлешчә каплый алачак, йә йорт төзелешенә яки фатир сатып алуга тотылган сумманың бер өлешен түли алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International