Россия Федерациясе Үзәк банкы хәбәр итә

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта гражданнарның финанс иминлегенә куркыныч тудыручы иң масштаблы проблемаларның берсе булып халыкның киң катламнарын дроппер эшчәнлегенә җәлеп итү тора. Ул Татарстан Республикасы өчен бигрәк тә актуаль – монда күп еллар дәвамында мошенниклык схемалары гамәлдә, аларда яшьләрнең тулы бер төркемнәре җәлеп ителә. Күрсәтелгән шартларда халык белән тиешле мәгълүмати-агарту эшен уздыруның, гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыруның роле арта.

Халыкны дроппер эшчәнлегенә җәлеп итүгә каршы тору максатларында Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе - Милли банк Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Россия Банкы тарафыннан эшләнгән мәгълүмати материал җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International