Масленица халык бәйрәме

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Барыбызның да яраткан халык бәйрәме-Масленица булды.

Күңелле һәм бәйрәм рухын якты һәм бай программа тәэмин итте, ул кунакларда сокланулы хис-кичерешләр уятты. 

Бәйрәм символлары булып кояш, коймак, төрле төстәге сарафаннар, тасмалар һәм, әлбәттә, Май чабу карачкысы санала. Чара халык колориты белән сугарылган иде: көйләр, биюләр, әйлән-бәйлән уйнаулар.

Активистлар барлык кунакларны тәмле коймак, ботка һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Халык чын күңелдән күңел ачты, бәйрәмгә һәркем шат иде. Мөгаен, иң мөһиме – карачкы яндыру булгандыр.

Салкын кышны уздырдык, бөтен күңелсезлекләрне, үпкәләрне яндырдык, язга урын калдырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International