Бүген түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды һәм уздырылды. «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Фаткуллин Марс Расых улы гражданнарны кабул итте.
Чираттагы сәфәре барышында Марс Фәткуллин федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре белән берлектә район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Чараны үткәрү форматы гадәти булмаган, әмма иң мөһиме уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык. Районда яшәүчеләр компетентлы белгечләрдән бушлай консультацияләр алдылар, үзләрен кызыксындырган барлык мәсьәләләр һәм борчыган проблемалар буенча аңлатмалар алдылар.