Янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонын узу йомгаклары буенча киңәшмә

2025 елның 14 марты, җомга

Кама Тамагында Кама Тамагы муниципаль районы урман фонды территориясендә 2024 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонын узу йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.

Утырыш эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зарипов Илгизәр Наил улы, район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы, район урманчысы, Авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рәхмәтуллин Ранил Заһит улы «2024 елда «Урманчылык» ДКУ эшенә йомгаклар һәм Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә 2025 елда булачак янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек турында»чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары катнашучыларга урман кишәрлекләрен патрульләүгә, урман торгызу эшләрен башкаруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International