Атналык планерка

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Кама Тамагы районы хакимиятендә эш атнасы атналык планеркадан башланды, аны район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы үткәрде.

Киңәшмә учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узды.

Түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды:

1. Халыкның аерым категорияләрен эшкә урнаштырганда эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында.

2. Перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында эш бирүчеләрдән бөтенроссия сораштыру үткәрү турында.

3. Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International