Бүген умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы катнашучыларны 2024 елда районда умартачылык йомгаклары белән таныштырды. Ел башына районда 210 умарталык, 1995 умарта оясы исәпләнә, 2024 елда 706 центнер товар балы, 1245 центнер тулаем бал җитештерелгән. Ул умарталыкларны паспортлаштыру кирәклегенә, хуҗалыкның һәм район умартачыларының үзара тыгыз бәйләнештә эшләвенә, законнарны үтәүгә тукталды, 2025 елга бурычлар куйды.
Видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек бүлеге башлыгы Садыйков Ирек Әнвәр улы чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, безнең алда куелган төп бурыч - умарта ояларының санын саклау. Хуҗалыклар эшкәрткәндә куллана торган препаратлар бик көчле, умарта кортларына китерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура бүлеге мөдире Гатауллин Динард Һидиятулла улы Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү турында сөйләде. Безнең республика бал җитештерү буенча Россиядә, Башкортстан дәрәҗәсендә, 4 нче урында тора, гәрчә безнең территория 2 мәртәбә кечерәк булса да. Кама Тамагы районында 1 умартага 29 кг бал җитештерелгән, бу бик яхшы күрсәткеч. Динард Һидиятулла улы бал кортларының үлү сәбәпләренә тукталды, бал кортларының авырулары, нәселле умартачылык, кадрлар проблемалары турында сөйләде.
Аннары нотыклар белән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе карамагындагы «АПК Үзәк комитеты» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры урынбасары Гатин Идрис Мөдәрис улы, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Хәлилов Илдар Илсур улы, РДВО башлыгы Акберова Анна Александровна чыгыш ясадылар.
Районда умартачылыкны үстерүгә аерым өлеш керткән, СВО катнашучыларына гуманитар ярдәм күрсәткән өчен аеруча актив умартачыларга башлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды.