Коммерцияле булмаган оешмалар өчен хисап вакыты тәмамлана. 2025 елның 25 мартында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында (адресы: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а) «кайнар линия»узачак.
Сорауларга Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Сорауларны 25 мартта 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны аша, шулай ук 2025 елның 24 мартына кадәр 24:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша бирергә мөмкин. https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm