Бүген безнең районга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов килде.
Җирле татар конгрессы утырышы булды. Киңәшмә барышында җитәкче һәм состав билгеләнде, башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Җитәкчесе итеп Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галиханова Гөлназ Илгиз кызы сайланды.Фәйзрахман Сәлах Улы Юнысов.
Оешма составына район мөхтәсибе, район башлыгы урынбасары, мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм башка өлкәләрдән вәкилләр керде.
Утырыш оешкан төстә узды, күп кенә тәкъдимнәр һәм сораулар тыңланды.