Кама Тамагы районы сынаулар үзәгендә спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Хөснетдинов Илназ Хәлим улы "ТР Кама Тамагы МР гражданнарны яклау идарәсе" МКУ һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләрен ВФСК ГТО отличие билгеләре белән бүләкләде.
Лаеклы бүләкләрегез белән котлыйбыз!
Чара 2025 елда тәмамланган «Демография» милли проектына алмашка килгән «физик культураны һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.