Гомәрова Мөслимә Сәмигулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Гомәрова Мөслимә Сәмигулла кызын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов котлады.

Гомәрова Мөслимә Сәмигулла кызы 1930 елның 14 апрелендә Апас районы (хәзерге Тәтеш районы) Олы Әтрәс авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе-Сәмигулла, әнисе – Галимә. Икесе дә колхозда эшләделәр. Гаиләдә 6 бала була.

Мөслимә апа 8 яшендә мәктәпкә укырга керә. 4 нче сыйныфны тәмамлап, бала чагында ук колхозга эшкә, яшелчә үстерергә киттем. Әти сугыш башлангач кына фронтка китә һәм сугыш беткәч кенә яраланып туган авылына кайта.

Мөслимә апа 17-18 яшьләрендә дуңгыз фермасында эшли башлый. Апрель аенда авылдан 8 кыз торф чыгарырга киткән. Алар арасында Мөслимә апа да бар иде. Кызлар апрельдән ноябрьгә кадәр эшлиләр. Көзен алар туган авылларына кайталар. Кышын Мөслимә апа дуңгыз фермасында эшли. Шулай 2 ел дәвам итте.

1950 елларда Мөслимә апа Тәтеш районының (хәзерге Кама Тамагы) Олы Кариле авылына кунакка килә һәм май заводына эшкә урнаша.

1954 елның декабрендә сугыштан кайткан М. Кляри авылыннан Гомәров Госман белән таныша. Озакламый туй ясадык. Гаиләдә 5 бала туа. Мөслимә апа Кече Кариле авылында дуңгыз фермасына эшкә урнаша һәм 40 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнгән. 10 медале бар.

Бүген Мөслимә апа Кама Тамагы ш.т. бистәсендә, сугыш ветераны иренә бирелгән ветераннар фатирында яши. Ул бүгенге тормышыннан канәгать. Кызлары еш киләләр һәм аңа ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International