"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО)Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының отличие билгеләрен тапшыру тантанасы

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Район хакимиятендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының отличие билгеләрен тапшыру тантанасы булды. Сынауларны уңышлы узган хезмәткәрләр район башлыгы урынбасары, спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика буенча начальник кулыннан лаеклы бүләкләр алдылар.

Бүләкләрне комплекс нормативларын уңышлы үтәгән муниципаль хезмәткәрләр алды. Алар үз көчләрен төрле дисциплиналарда сынап карадылар: йөгерү, йөзү, тартылу, отжимание һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International