18 мартта Кама Тамагында Донор көне узачак

2026 елның 17 марты, сишәмбе

18 мартта Кама Тамагында Донор көне узачак

Район халкын акциядә катнашырга һәм кан тапшырырга чакырабыз.

Процедура уңайлы һәм куркынычсыз узсын өчен әзерлекнең төп кагыйдәләрен искә төшерәбез.

  • Донациягә кадәр бер тәүлек алдан күбрәк сыеклык — чәй, соклар, морслар эчегез.
  • Кичә кич һәм тапшыру көнендә майлы, кыздырылган, әче, ысланган, сөт продуктлары, йомырка, банан, чикләвек, Казылык һәм шоколадны алып ташлагыз. Иртән суда ботка, макарон, пешкән ит яки балык, яшелчә (чөгендердән тыш), ипи, татлы чәй ашарга була.
  • Төнге сменадан яки күнегүләрдән соң, шулай ук начар хәлдә донациягә килергә киңәш ителми.
  • 48 сәгать эчендә алкоголь кулланырга ярамый, 2 сәгать эчендә — тәмәке тартырга.
  • Хатын-кызларга күрем вакытында һәм ул тәмамланганнан соң биш көн дәвамында кан бирергә киңәш ителми.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Чит ил гражданнарына-паспорт һәм РФдә 12 айдан теркәлүне раслау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International