Беренче очрашулар Иске Барыш, Иске Казиле, Олы Бортас һәм Варвара авыл җирлекләрендә узды.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә 2026 елның беренче яртыеллыгында районның һәм җирлекләрнең социаль-икътисади үсеш йомгаклары турында хисап тоттылар, шулай ук калган чорга төп бурычлар турында сөйләделәр.
Күңелле мизгелләр дә булды-очрашулар барышында авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатлары таныклыклары тапшырылды:
• Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Илдус Хатыйп улына;
• авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы-машинисты Гарифуллин Рашат Каһир улына;
• авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы-машинисты Гундоров Артемий Александровичка;
• авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы-машинисты Гундоров Александр Борисовичка.
Мондый очрашулар-халыкны борчыган мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык фикер алышу, тәкъдимнәрне ишетү һәм бергәләп чишелешләр табу мөмкинлеге ул.