Бүген Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Айрат Сәет улы Әхмәтшин катнашында гражданнарны шәхси кабул итү узды.
Очрашу Кама Тамагы мәдәният йорты мәйданчыгында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Зафар Мәхмүдов, тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Дулкарнаев һәм район башлыгы Наил Вазыйхов катнашында узды.
Очрашуга 19 кеше үз сораулары белән килде. Анда күп балалы гаиләләргә торак бирү, җир бәхәсләре һәм милек хокукларын рәсмиләштерү, территорияләрне төзекләндерү турындагы мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар да җентекләп өйрәнелде, ә мөрәҗәгать итүчеләргә РФ законнары кысаларында тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.