Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов «Гипс компаниясе»предприятиесе коллективы белән эшлекле очрашу уздырды.
Муниципалитетны үстерү һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
Бүләкләү тантанасы очрашуның мөһим өлеше булды. Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреаты таныклыгын җитештерү-техник бүлек начальнигы Лилия Галиуллина, баш геолог Валерий Косолапов, баш механик Анатолий Пономарев алды.
Наил Альберт улы командага эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.