Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче Красильникова Евгения Николаевна билгеләп үтә.
Әлеге истәлекле дата белән аны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Куйбышев Затоны поселогы башлыгы Николай Борисович Еимов җылы котладылар.
Юбилярга күпьеллык хезмәте, зирәклеге һәм туган як үсешенә керткән өлеше өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Хөрмәтле Евгения Николаевнага чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел күтәренкелеге, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын телибез!