Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды, анда юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы район хакимиятендә узды, аны Башкарма комитет җитәкчесе Сәлимов Альберт Юныс улы алып барды. Утырышта катнашучылар аварияләр дәрәҗәсен киметүгә бәйле мәсьәләләрне карадылар. Профилактика эшенә аерым игътибар бирелде: юлларда, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында, үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру чаралары турында фикер алыштылар.
Иң җанлы чатларның берсендә — Комаров һәм Карл Маркс урамнары киселешендә-җәяүлеләр кичүенең яктылык проекторы барлыкка килде. Лазер билгеләре караңгыда, томан һәм яңгыр вакытында бик яхшы күренә, юлдагы кешеләрне ерактан ук күреп була.
Моннан тыш, комиссия юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын җентекләп анализлады.