Кама Тамагында районның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

2026 елның 11 сентябре, җомга

Бер мәйданда намуслы хезмәтләре белән район үсешенә өлеш кертүчеләр җыелды.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Наил Вазыхов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Айдар Таһиров чыгыш ясадылар.

Төп вакыйга-республика электрон мактау тактасына кертелгән 16 Кама Тамагы кешесенә исем таныклыклары тапшыру. Алар арасында-авыл җирлекләре, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы, газ хезмәте тармакларының җитәкчеләре һәм гади хезмәткәрләре.

Аларның барысын да бер нәрсә – күпьеллык намуслы хезмәт, Һөнәргә тугрылык һәм туган якны ярату берләштерә. Аларның исемнәре хаклы рәвештә район тарихына кереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International