Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

   12 декабрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

   Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы Советында һәм Башкарма комитетында кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кама Тамагы штп,  Калинин ур., 31нче йорт.

   Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты  компетенциясенә җирле үзидарә турындагы законнарда каралган мәсьәләләрне хәл итү керә.

    Кабул итүгә алдан язылу 8 (84377) 2-12-52 телефоны буенча башкарыла.

    (Алдан язылу мәҗбүри түгел)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International