Атабай авылы мәдәният йортында "Иске Яңа ел"ны билгеләп үттеләр

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

13 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл җирлегенең  Атабай авылы мәдәният йортында "Иске Яңа ел"ны билгеләп үттеләр.  Бу чара инде традициягә әверелде.  

Бәйрәм чарасын  Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев ачты. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Котлау сүзләреннән соң уеннар, конкурслар, җырлар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән биюләр башланып китте.  Аннары Атабай авылы үзешчәнннәре кызык яңа ел костюмнарын киеп авыл буенча йөрделәр. Өйләргә кереп  авылдашларына иминлек, сәламәтлек, уңышлар теләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International