Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәне ачып, Павел Николаевич алдагы атнага төп чараларны билгеләде, аннары көн үзәгендәге сораулар турында фикер алышуга күчәргә тәкъдим итте.
2016 елда башкарылган эш һәм 2017 елга планнар һәм бурычлар турында доклад белән Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Нина Колчина чыгыш ясады. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетында административ комиссиясенең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов административ комиссиянең 2016 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде.
МР Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Елена Гимадеева "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган ГТО кышкы фестиваленең беренче муниципаль этабы турында мәгълүмат бирде.