Районның мәдәният йорты хезмәткәрләренең 2016 елдагы эш нәтиҗәләре

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

   26 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре катнашында  мәдәни - ял учреждениеләренең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре 2017 елга эш планнары буенча киңәшмә булып узды.

   Кереш сүз белән чарада катнашучыларга Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Голованов һәм "ЦКДОН" МБУ директоры Нәсимә Ибәтуллина мөрәҗәгать итте.

    Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2015-2016 еллар өчен Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге  буенча статистик хисабы.

2. 2015-2016 еллар өчен мәдәният йортларын формалаштыру буенча статистик отчетларга  чагыштырма анализ ясау.

   Шулай ук киңәшмә барышында киләсе сораулар каралды: барлык мәдәният учреждениеләренең эшен яхшырту, үткәрелә торган чараларның сыйфатын яхшырту, түләүле хезмәтләр күрсәтү, эш режимы һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International