"Тарих бер чемоданда" дип исемләнгән музей дәресе

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

   Республика территориясендә уңышлы тормышка ашырыла торган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының максаты  - үсеп килә торган буынны рухи яктан үстерү.  

   3 февральдә Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда Нина Бубнова җитәкчелегендәге Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 "Б" сыйныф укучылары өчен  "Тарих бер чемоданда" дип исемләнгән музей дәресе оештырылды. Әлеге чарада балалар татар милли киемнәре, әлеге борынгы халыкның мәдәнияте турында мәгълүмат алды.  Хатын-кызлар һәм ир-атларның татар костюмнарының нечкәлекләре турында  зур кызыксыну белән тыңладылар, калфак, түбәтәй, чабаталарның төрләре белән таныштылар. Киемнәр турындагы табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Әлеге экскурсиядән балалар бик күп уңайлы тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International