Кама Тамагы районының агросәнәгать комплексы язгы кыр эшләренә әзерләнә. Соңгы елларда һава торышының корылыгын исәпкә алып, чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә бетерү йөкләнә. Бөртеклеләрне дымлы туфракка чәчеп өлгерергә кирәк. Әгәр кыр звенолары көйле эшләмәсә, уҗымнарны карап тормасак, агрочараларны вакытында үтәмәсәк, яхшы уңыш алу мөмкин булмаячак. Техниканың төзек булуы- игенчелекнең уңышы. Шуңа күрә район агросәнәгать комплексына язгы кыр эшләренә кирәк булган техниканы төзек тоту бурычы куела.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министыры Марат Әхмәтов 1 апрельгә кадәр язгы кыр эшләренә әзерлекне, эшкәртү машиналары һәм тракторларны төзекләндерүне төгәлләү бурычын куйды. Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм ремонт барышының торышы район җитәкчеләре тарафыннан күзәтелә һәм киңәшмәләрдә, гражданнар җыенында карала. Кама Тамагы районының барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларны ремонтлау бара. Бүгенге көндә барлык культиваторлар да ремонтланган: тырма – 97% , чәчкечләр – 88%, трактор – 63%, чәчү комплекслары – 50%. "Кама- Тамагы" Авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ "Бортас", "Яңасала ", "Тәмте" бүлекчәләрендә, "Олы Кариле" ААҖ уңышлы ремонт бара.