2017 ел мөгезле эре терлекләрдә лейкозга каршы көрәш елы дип игълан ителде

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт ветеринария хезмәте  2017  елны лейкозга каршы көрәш елы дип  игълан итте. Ветеринария табибларының бурычы булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз вирусыннан дәвалау тора. Кызганычка каршы,  лейкоз вирусы безне дә читләтеп узмады. Шуңа күрә "Кама-Тамагы райгосветобъединение" ДБУ мөгезле эре терлекләрне лейкоз авыруыннан профилактикалуа һәм дәвалауга зур игътибар бирә, күп еллар дәвамында проблемалы авырулардан санала.

Сыерларда лейкоз - озакка сузылучан  йогышлы авыру. Акканлылык, лейкемия, кан яман шеше исемнәре, лейкоз турында сүз барганда кулланыла. Сыерның  яшенә һәм токымына карамастан, лейкоз авыруы булырга мөмкин.

Авыруның өч стадиясе бар:

-вирус организмга керсә дә, авыру билгеләре күзәтелми.  Сыерның иммун системасы нык булса, авыруны белеп булмаска мөмкин.

-канда ак тәнчекләр барлыкка килә, аларның саны даими артып, акканлылык барлыкка килә. Кан анализын алып, авыруны билгеләп була, ашказаны-эчәк трактында кйсезлекләр дә әлеге авыруга күрсәтә.

-зарарланганнан алып, шеш барлыкка килгәнче, биш елдан артык вакыт узарга мөмкин.

Авыруны барлыкка китерүче инфекция (онкорнавирус) башлангыч стадиядә үк угызда һәм сөттә  күренә. Хайванның селәгәендә дә булырга мөмкин. Климат шартлары һәм ел фасыллары авыруның килеп чыгуна һәм таралуына  йогынты ясамый. Терлекләрнең баш санын арттыру авыруның таралуына сәбәп була.

Лейкоз сыерларның гомуми торышын начарайта. Алар хәлсезләнә, азыктан файдалы матдәләрне ала алмый, сөтне әз бирә. Ашкайнату бозылу, сулыш алу авырлашу, корсакта һәм җиленнәрендә шешенү, аксаклау күзәтелергә мөмкин.

Лимфотөеннәренең зураюы, сыерның төрле өлешләрендә шешле урыннар барлыкка килүе  әлеге авыруның билгесе булып тора, акай күзлелк булырга мөмкин.

Сөтне һәм итне ашарга ярыймы?

№ 4 форма ветеринар белешмәсе булса, район эчендә сөтне сатарга рөхсәт ителә. Әгәр анда уңай нәтиҗәләр күзәтелсә, әлеге азыкны кулланудан тыелырга кирәк. Авыруның беренче стадиясендә сөт  дөрес термик эшкәртү  узса, (600С та минут эчендә вирус үлә) тыелган күләмдә куллану рөхсәт ителә.

Авыруның икенче стадиясендә кешегә сөт эчәргә ярамый. Әлеге сөт хуҗалыкта йорт хайваннарына дөрес термик эшкәртелсә, бирелергә мөмкин. Ветеринар табиб рөхсәте белән генә  иткулланырга була. Әгәр авыру хайван  инкубация чорында булса, гомуми нигезләрдә аны сугымга бирәләр. Гематологическик стадиядә булса, мәҗбүри ветеринар-санитар экспертизасы һәм киңәше буенча, махсус санитар сугыны үткәрәләр. Ул ирекле сатуга чыгарылырга да, эшкәртелергә дә (казылык, тушенка һ. б.), юкка чыгарылырга да мөмкин.

Иң яхшы ысул - терлекләр рационында куллану өчен сөяк онын ясау.

Зур хуҗалыкларда лейкоз

Зур хуҗалыкларда ике яшьтән зуррак сыерларга елга 1, үгезләргә ике тапкыр лейкозга мәҗбүри тикшерү үткәрергә кирәк. Әгәр дә хуҗалыкта ике һәм аннан да күбрәк авыру хайван булса,  бу хуҗалыкның эше уңышсыз дип карала. Терлекләрне сәламәтләндерү чарасы үткәрелә:елга ике тапкыр даими рәвештә  малларны лейкозга тикшерәләр. Авыру хайван билгеле булу белән үк, аларны көтүдән чыгаралар, бөтен көтүне юк итү һәм сәламәт терлекләр белән алыштыру карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International