7 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды. Һәр муниципаль берәмлектә район Башлыгы Павел Лоханов 2016 елда район территориясендә эшләнгән эшләр һәм 2017 елга бурычлар һәм планнар турында халык алдында чыгыш ясады. Кирельск авыл җирлегендә җыелышта район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та катнашты.
Беренчеләрдән булып халык алдында авыл җирлекләре башлыклары – Василий Никитин (Сөйки авыл җирлеге), Валентина Лазарева (Кирельск авыл җирлеге) чыгыш ясады. Аннары полициянең участок вәкилләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе чыгыш ясады.