Иске Казиле авылыннан Сафин Тәлгать Әнвәр улы – районда уңышлы эшләүче фермерларының берсе

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Иске Казиле авылыннан Сафин Тәлгать Әнвәр улы – районда уңышлы эшләүче фермерларының  берсе. Алдан ул Иске Казиле урта мәктәбендә укытучы, “Кама Тамагы” АХП  Варварино бүлекчәсендә электрик булып эшли. 3 ел элек ул фермерлык эшенә алына, 2015 елда "Яшь фермерларга ярдәм күрсәтү" программасында катнашып, грант ота. Бүгенге көндә Тәлгать  Әнвәр улының  КФХ 30 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 баш сыер асрала. Тулай савым көненә 120 килограмм (узган елда-80 кг), 1 сыерга 12 кг тәшкил итә. Сыерлар  сөт саву аппаратлары белән савыла. 2017 елның 1 кварталында уртача тәүлеклек артым 700 грамм тәшкил итә. 3 айда 7 бозау алынган. 2015 елда грант акчасына МТЗ-82 тракторы, КУН-10 төягечен алган. 2016 елда "Лизинг-грант"  программасы буенча 1 млн. 360 мең сумга тагын техникалар сатып алган.  Сафинда терлек азыгы әзерләү өчен барлык кирәкле техника да бар. 53 га сөрүлек җиренең  30 га бөртекле сабан культуралары (арпа, бодай)  чәчелә, 23 гектар мәйданда – күпьеллык үләннәр. Тәлгать Әнвәр улы терлек сарае төзү өчен киләчәктә тагын берничә пай җирләрен сатып алырга тели. Эш сөючәнлеге, тырышлыгы, максатчанлыгы аркасында  Сафин Тәлгать фермерчылыктан керем ала һәм аның эшчәнлеге  бары тик мактауга гына лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International