Кама Тамагы районында язгы-кыр эшләре актив рәвештә алып барыла. Кырларда инде бер атна авыл хуҗалыгы техникасы эшли, ә бүген һава шартлары аркасында соңгарак калган чәчү башланды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов Барыш, Келәнче бүлекчәләренең һәм Сафин Р. КФХ кырларындагы чәчү процессы белән шәхсән танышты. "Туфрак күпчелек хуҗалыкларда инде әзер, ике-өч көн эчендә бөтен җирдә дә әзер булачак", - дип яза Павел Николаевич Instagram социаль челтәрендәге үз битендә.