Районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм алдыннан бүләкләр тапшырыла

2017 елның 2 мае, сишәмбе

   Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан Кама Тамагы штп Башкарма комитеты хезмәткәрләре район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Олы Карамал авыл җирлеге белгечләре Бәрлегуҗа авылындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Вафина Мөкәррәмә Сөләйманова һәм Гарифуллина Рауза Талиповнага ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Шундый ук игътибар Кама Тамагы муниципаль районының бөтен авыл һәм шәһәр җирлекләрендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә  күрсәтеләчәк.

   5 нче майга кадәр Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр һәм котлау открыткалары  тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International