27 апрельдә, Россия парламентаризмы көнендә, ТР Дәүләт Советында "Стратегия-2030: минем республиканың киләчәгенә керткән өлешем" дигән Парламент дәресе – 2017 кысаларында узган бәйгеләргә йомгак ясалды. Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Җиңүчеләрне икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутатлары котлады. Быел рәсем, инша, эссе, информацион роликлар, мәктәп проектлары конкурсларының республика этабында рекордлы санда укучылар катнашты - 563 укучы (1-11 сыйныфлар).
Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Адель Сафин, 7-9 сыйныф укучылар арасында узган "Кайда туган, шунда ярап куя" номинациясе буенча иншалар бәйгесендә (укытучысы Вафина Х. Н.) 1нче урынны алды. Котлыйбыз!