Бүген, 16нчы август көнне Козлова Наталья Василий кызына 90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов котлады.
Натлья Василий кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлаулар тапшырылды.