13 гыйнвар Тәмте мәдәният йортында “Иске Яңа ел” исемендәге чара узды. Ул чара “Умарта дөньясында” умартачылык сөючеләр клубында, “Лада” хатын-кыз клубында һәм ВИА “Калейдоскоп” та катнашучылар өчен үтте.
13 гыйнварда Иске Казиле мәдәният йортында иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын җырлар, биюләр белән озатып, чыршы белән хушлашты.
9-13 гыйнварда Казанның МЧС укыту үзәгендә, Яңа Савин районының физик культура һәм спорт институты базасында ТИН буенча укыту-күнегү җыеннары үткәрелде. Анда муниципаль этапта җиҗүчеләр чакырылган иде.
Яңа ел алдыннан үзәк район сырхауханәсендә пассажирлар һәм йөк лифты файдалануга тапшырылды.
Кама Тамагы МР ришвәтчелек күремнәрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп. территориясендә "Ришвәтчелек сораулары буенча гражданнар мөрәҗәгате" өч махсус ящик урнаштырылган(килгән хатлар ай саен алына). Шулай ук ришвәтчелек күремнәре турында хәбәр итү өчен "Ышаныч теелфоны" эшли: 8 (84377) 2-11-51.
Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең һөнәр – хокук саклау органнары системасында аеруча мөһим органнарның берсе. Гражданнар хокукларын һәм иреген саклауга күзәтчелекне оештыруда, кешеләрнең законга ышанычы, хокук культурасын һәм закон таләпләрен үтәүне формалаштыруда күбесе сезнең һөнәрилеккә бәйле. Кешеләр язмышына кагылучы мәсьәләләрне хәл иткәндә сезгә таләпчәнлек һәм игътибарлылык, гаделлек һәм гуманлылыкны тәңгәлләштерергә туры килә. Сезнең эшчәнлек хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне уңаеннан ихлас күңелдән чыккан котлауларыбызны кабул итегез.