17 гыйнвар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында коры хезмәт базарын легальләштерүгә багышланган брифинг булды.
16 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Анда кадрлар мәсьәләсе тикшерелде.
15 гыйнварда Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Доверие" тернәкләндерү үзәгендә гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен өйгә физик хезмәте эшчәнлеген оештыру буенча өйрәтү зона семинары үткәрелде.
13 гыйнварда Затон урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге башланды.
13 гыйнвар Тәмте мәдәният йортында “Иске Яңа ел” исемендәге чара узды. Ул чара “Умарта дөньясында” умартачылык сөючеләр клубында, “Лада” хатын-кыз клубында һәм ВИА “Калейдоскоп” та катнашучылар өчен үтте.
13 гыйнварда Иске Казиле мәдәният йортында иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын җырлар, биюләр белән озатып, чыршы белән хушлашты.
9-13 гыйнварда Казанның МЧС укыту үзәгендә, Яңа Савин районының физик культура һәм спорт институты базасында ТИН буенча укыту-күнегү җыеннары үткәрелде. Анда муниципаль этапта җиҗүчеләр чакырылган иде.