ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Тәмте авыл мәдәният йортында спортның авыр атлетика олимпия төрен үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм авыл яшьләрен спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен оештырылган «Атлет» спорт-яшүсмерләр клубы эшли башлауга бер ел була.Клуб эшчәнлегенең төп максаты – яшүсмерләрнең республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашу өчен спортчы-разрядчылар әзерләү.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
14 ноябрьдән 2014-2015 уку елында укучыларның 30 фән буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башланды.

Укучыларда гражданлык активлыгы тәрбияләү, хокукый культура формалаштыру, РФда дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы роле һәм урыны турындагы белемнәрен арттыру һәм “Парламент дәресе-2014” кысаларында иҗат активлыгын кызыксындыру максатларында Сөйки мәктәбендә “Минем йортым минем Республикам” һәм “Мин мәктәптә парламент дәресендә” темаларына рәсемнәр конкурсы үткәрелде.


Халыкка электрон төрдә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, укучыларның ата-аналарына электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән куллануны активлаштыруга ярдәм итү, укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү максатларында Татарстан мәгариф учреждениеләре укучылары арасында IT-чемпион республика конкурсы үткәрелде.


Төп гомуми белем программасы буенча ДЙАга сыйфатлы әзерләнү, 9 сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен ачыклау максатында 15 һәм 22 ноябрьдә математика һәм рус теле буенча бланк форматында диагностик тест үткәрелә.

Бүген Богородское авылында, бүгенге Кама Тамагында туып, шунда яшәүче Екатерина Кузнецова үзенең 100 яшьлеген бәйрәм итә.


Җомга көнне районда тагын бер вакыйга булды: Куйбышев Затонда яңа объектлар - модульле ФАП һәм  минифутбол уйнар өчен  ясалма өслекле спорт мәйданчыгы тапшырылды.

Узган пәнҗешәмбедә ТР муниципаль оешамалары Советы, безнең районда теркәлгән ТИҮ рәисләре өчен очрашу оештырган иде

12 ноябрь Республикада яңа проект “Беренче сыйныф укучысының мәдәният көндәлеге” башланып китте. Районныңбалалар китапханәсе хезмәткәрләре Татар урта мәктәбе һәм урта мәктәп укучылары белән очрашу оештырганнар.
14 ноябрь Тәмте урта мәктәбендә, су объктларындагы куркынычсызлык айлыгы кысыларында, көз-кыш вакытында сулыклардагы куркынычсызлык буенча 1-11 сыйныф укучылары арасында сыйныф сәгатьләре үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International