Осинники авыл җирлегендә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 10-13 ноябрьдә наркоманлык, тәмәке тарту һәм эчүчелекне кисәтү буенча яшүсмерләр һәм яшьләр өчен әңгәмәләр үткәрелде.
13 ноябрьдә кадет мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары Россия МЧС бүлеге хезмәткәрләрендә кунакта булды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Әлфия Гыймадиева тернәкләндерү курсы узучылар өчен Әниләр көненә багышланган "Назлап сине кочаклыйм..." дип исемләнүче тематик чара үткәрде.
12 ноябрьдә ТРда Мәдәният елы кысаларында “Беренче сыйныф укучсының мәдәният көндәлеге” мәдәният-мәгариф проекты старт алды.
ТР мәгариф учреждениесенең һәр беренче сыйныф укучысы “Беренче сыйныф укучысының мәдәният көндәлеге”. Уку елы дәвамында беренче сыйныф укучылары сыйныфлары һәм әти-әниләре белән теарт, музей, китапханә, кинотеатрларда, истәлекле урыннарда булганлыклары турында әлеге көндәлеккә язып бара ала.
2014 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф министры Фәттахов Энгель Навапович, Кама Тамагы МР җашлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимуллович һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөмәров Ильшат Мәхмутович Затон урта гомуми белем мәктәбендә булдылар.