ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе

 Пәйгамбәребезнең әнә шундый хәдисе бар:

Күңелләребезне яхшылыкка, игелеккә, буйсынучанлыкка, түземлеккә, ашаган ризыгыбыз, эчкән суларыбызның, аларның безгә илаһыбызның биргән зур нигъмәте булуын аңларга өйрәткән, зур сөенечләр белән көтеп алган рамазан аеның да соңгы ункөнлегенә кердек. Һәркайсыбызга исән-имин, тыныч булып гает көннәре шатлыкларына да ирешергә насыйп булсын. Рамазан аенда тагын бер саваплы гамәлләрнең берсе- ураза тотучы дин-кардәшләребезне чакырып, ифтар ашы уздыру. Район үзәгендә ел саен ифтар ашы үткәрүче игелекле җитәкчеләр- пенсия фонды һәм аның хезмәткәрләре (җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов), Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) һәм аның әгъзалары үз акчаларына район үзәгендә яшәүче мөслимәләр өчен шундый чара үткәрә.

Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР  "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

28 июльдән 9 августка кадәр Татарстан Республикасында түбәндәге маршрут буенча инвалид-спортчыларның катнаш ат-автомобиль узышу була: Яр Чаллы-Чистай-Алексеевск-Балык Бистәсе-Лаеш-Казан-Яшел Үзән-Югары Ослан-Кама Тамагы-Апас-Тәтеш-Чүпрәле-Буа-Яр Чаллы.

Районда Украинадан китәргә мәҗбүр булучыларга гуманитар ярдәм җыю оештырылды.

2014 елнын 21 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районының утырышлар бүлмәсендә  оешма һәм предприятие җитәкчеләре,шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.

18 июльдә Татарстанда халык социаль проектлары конкурсында җиңүчеләрне котладылар.

Узган чәршәмбедә ТР Финанс министрлыгы “2014 елга бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләре турында” темасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.


18
июль, 2014 ел
җомга
529 маршрутлы автобуслар расписаниясе
ИП Хуснуллин Ил
ьнур Гаптелбәр улы
9 июльдә республика районнарында “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” гомумреспублика фотоконкурсы старт алды. Анда теләге булган һәркем катнаша ала, ә йомгаклар көзен ясала.

Юридик булышлык итү максаты белән, авыл җирендә яшәүчеләр белән торак коммуналь хезмәт бирү өлкәсендә гражданнарның хокуклары буенча видеоконференция ниятләнгән.

Кызыксынган кешеләрне түбәндәге чарада катнашырга чакырабыз. Чара 23 июль көнне сәгать 11:00 дән алып 13:00 гә кадәр муниципаль районы Башкарма коммитетының утырышлар бүлмәсендә (Кама Тамагы штп,Калинина ур.,31 йорт, 2 этаж адресы буенча) үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International