16 июльдә Тәмте, Олы Бортас, Олы Кариле, Сөйки кустларында уракка чыгачак комбайннарның төзеклеген һәм герметизацияләнүен тикшерү максатларында комбайннар парады булды.
-Агымдагы елда район хезмәтчәннәренә 24 мең гектарга якын бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. – Болар уҗым һәм техник культуралар.
Кама Тамагы МР ришвәтчелек күремнәрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп. территориясендә "Ришвәтчелек сораулары буенча гражданнар мөрәҗәгате" өч махсус ящик урнаштырылган(килгән хатлар ай саен алына). Шулай ук ришвәтчелек күремнәре турында хәбәр итү өчен "Ышаныч теелфоны" эшли: 8 (84377) 2-11-51.
Шимбә көнне Антоновка авылыда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков катнашында гражданнар җыены булды. Авыл халкының сораулары күп җыелган, аларны район җитәкчелеге авыл халкы белән берлектә ничектер хәл итәргә тырышкан.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Зөфәр Галимулла улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирде.