Июльдән Татарстанда балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация билгеләүгә хокукны яңадан теркәү старт алды. Ул ике ай дәвам итеп, 1 сентябрьдә тәмамлана.
07.07.2014 алып 14.07.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 108 чакыру булган.
12-13 июльдә Ульян өлкәсенең Павловка поселогында илебез халыкларының мәдәни мирасын һәм милли традицияләрен саклауга юнәлдерелгән “Поволжская глубинка» II Бөтенроссия милли мәдәният фестивале үткәрелде.Дөньяга Павлов районынын туган көне хөрмәтенә барлыкка килгән бәйрәм кебек кенә кергән фестиваль башта Регионара, соңыннан Бөтенроссия статусын алды. Бәйрәм Ульяновск өлкәсенең булышлыгы ярдәмендә уткәрелә.
Фестивальдә Татарстан Республикасыннан Яшел Үзән районының “Җәүһәр” фольклор коллективы (җитәкчесе Резидә Александрова) һәм Кама Тамагы муниципаль районыннан «Тау ягы» фольклор коллективының өлкәннәр төркеме (җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина) катнашты.2014 елнын 14 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районының утырышлар бүлмәсендә оешма һәм предприятие җитәкчеләре,шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
12 июльдә район мәктәпләреннән 15 укучы һәм 2 җитәкчесе Германиянең тугандаш Людвигслуст шәһәренә китте.
Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.
Куйбышев Затонда үткәрелгән гражданнар җыенында Столяров исемендәге мәдәният йортының тамашалар залында искергән урындыкларны алыштыру мәсьәләсе күтәрелде.