ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга
 Чишмә янында торучы таштагы язу бу хакта сөйли. Хәзер ул начар күренә, акланган, әмма 1906 ел дип язылганны өлкәннәр һәм авыл халкы яхшы хәтерли.
Кама Тамагыннан Радик Шакиров һәм Монастырскидан Олег Тимощук “Аксолит” заводында әзер продукция цехында эшлиләр.

Россия почтасы һәр кешенең социаль тормышында әһәмиятле роль уйный. Без элемтә бүлекчәләренә хат салу, пенсияләр алу, төрле категория түләүләрен башкару өчен мөрәҗәгать итәбез. Даими алышынып торучы икътисад һәм кулланучылар ихтыяҗы шартларында ул яңа хезмәтләр кертә. Әле яңа гына агымдагы елның икенче ярты елына язылу кампаниясе тәмамланды.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Сезон башыннан районда юллардагы чокырларны ремонтлау өчен 2500 тонна асфальт тотылган.   

Зөфәр Вәлиев бригадасы районның барлык төп трассасында чокырларны ремонтлый.

Сөйки авылында , Авыл көненә багышланган, “Яшә, авыл, яшә!” дип исемләнгән гадәттән тыш зур бәйрәм булды. Бәйрәмне әзерләүдә берәү дә читтә калмады- авыл җирлеге башлыгы, депутатлардан  алып, пенсионер һәм мәктәп укучылырына кадәр бәйрәм үзәгендә катнаштылар. Бәйрәм берничә этапка бүленеп үтте: округлар җыены, зират өстен җыештыру, концерт, округлар презентациясе һәм бәйрәм күңел ачу тантанасы.
9 июль көнне “Волга” балаларны сәламәтләндерү лагеренда сменаны ябу тантанасы булды. Смена вакытында балалар экскурсияләрдә булдылар, СОК “Акчарлак” бассейнында рәхәтләнеп йөзделәр, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, видеофильмнар карадылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар, тәмле тукландылар.  Кыскасы, эшлекле ял иттеләр.

Өч ел үтсә дә, күңелләрдән әлеге фаҗиганең ачысы юылмый.



9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Бөтен кыенлыкларны җиңеп,еллар аша мәхәббәтләрен саклый алган гаиләләр хөрмәткә генә түгел, бүләкләнүгә дә лаеклы. Безнен районда андый гаиләләр куп булса да, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә бу елның иң матур гаиләләрнең берсе- Көрәле авылыннан,Яруллиннар  лаек булды.

Алдагы көндә Кама Тамагы МР башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы җитәкчелеге астында землячество киңәшмәсе утырышы булды. Утырышта 15 кеше катнашты – землячество президиумы һәм киңәшмәсе әгъзалары.

2014 елның беренче яртыеллыгында безнең район буенча 373 782 мең сум тәңкә суммасына пенсияләр түләнелде дип хәбәр итә Россия Пенсия Фонды Идарәсе. Агымдагы елның алты ае эчендә 165 яңа пенсия билгеләнде, аларның 114 – картлык буенча, 24 – инвалидлык буенча, 19 – туйдыручыны югалту сәбәбе буенча һәм 8 – иҗтимагый пенсия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International