ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Эш яки  башка эшчәнлек периодының страховка стажын барлаганда, гражданнарны дәүләт пенсия страхование системасында теркәгәнче, алар документлар белән раслана. Ул документлар эш бирүчеләр яки дәүләт (муниципаль) органнар белән бирелә.

2014 елның беренче яртыеллыгы эчендә 35 ана(гаилә) капиталы дәүләт сертификатлары бирелде дип белдерә  ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе. Ана капиталы түләвенә юнәлде: 41 сертификат – 1,5 миллионнан артык сумга ипотека кредитларын түләүгә, 10 сертификат – 3,8 миллионнан артык сумга торак сатып алуга, балалар мәгарифина – 46 меңнән артык сум.

ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсе хезмәткәрләре ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру өчен Кама Тамагы районы Олы Кариле авылына барып кайттылар.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Су объектларында кешеләр иминлеген күтәрү, бәхетсез очраклар санын киметү, җәмгыятьчелек һәм җирле үзидарә органнар игътибарын җәлеп итү, су коену сезонында кеше ялын оештыру эшләрен активлаштыру максатларында су өстендә иминлек айлыгы үткәрүе оештырылды. Авыл һәм шәһәр җирлекләре өчен аншлаглар һәм белешмәлекләр үзәкләштереп заказ ителде һәм таратылды.


5
июль, 2014 ел
шимбә

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә («2014 елда балалар һәм яшьләрнен ялын оештыру») Кама Тамагы мәктәбенең республика конкурсларында призлы урын алган укучылары Рамиль Гыймадиев һәм Айрат Шәрәфөтдинов 8-29 июньдә «Мирас-наследие-2014» һөнәрле сменада Анапа шәһәренен «Огонек» лагерында ял иттеләр.

Буа электр челтәренең “Сетевая компания” ААҖ Кама Тамагы район электр челтәре белән берлектә “Идел” савыктыру лагерында “Куркынычсыз каникул” акциясе үткәрде.Энергетиклар ел саен үткәргән әлеге акция матур гадәткә керде. Бәйрәм оештырганнары һәм яшь буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт.

 


4
июль, 2014 ел
җомга

Казанда ТР Президенты Миңнеханов Р.Н. катнашуы белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясе беренче бүлегенең I секретарьләр форумы булды. Форумда шулай ук муниципаль район башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы җитәкчелегендә Кама Тамагы МР делегациясе дә катнашты.

«Яңа көн» программасы чикләрендә “Россия-Татарстан” радиосының туры эфирда ТР буенча Росреестр Идарәсенең физик битләрен дәүләт теркәү бүлеге мөдире катнашуы белән мирас итеп алынган милеккә хокукларын рәсмиләштерү сораулары каралды

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итү вакытында Зөфәр Галимулла улы һәм Айрат Ринат улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирделәр.

Антинаркотик эшләрен активлаштыру, әлеге проблемага гражданлык җәмгыяте игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләрдә дөньяга антинаркотик карашын, актив гражданлык позициясен һәм сәламәт рәвешендә яшәү карашларын формалаштыру максатларында, ТР халкының 2011-2015 елларга  наркотизация профилактикасы озак сроклы программа чикләрендә,  2014 елның 20 майда “Наркотикларсыз яшәү” республика антинаркотик акциясенә старт бирелде. Акцияне үткәрер өчен ведомство ара план төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International